2020 елның 26 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 25 сентябре, җомга

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 26 сентябрьгә Татарстан Республикасында уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә.

2020 елның 26 сентябрендә 00 сәгатьтән башлап 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән -1гә кадәр салкын булуы көтелә.

1. 2020 елның 26 сентябренә Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6 градус, урыны белән -1 градуска кадәр салкын. Көндез максималь һава температурасы +16..+21˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International