Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән урыны белән -1градуска кадәр салкын көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туфрак өслегендә кырау төшү, туңдыру сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының – төшле һәм орлык культураларының һәм җылы яраткан үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр утыртмаларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне кыраудан һәм өшүдән саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән ябуны тәэмин итәргә кирәк.

Яшь үсентеләрне өшүдән саклау өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, куыкчыклы пленка, салам яки камыштан мататлар).

Фаразланган һава шартлары белән бәйле, җылыту мичләрен һәм газ җайланмаларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Өшүдән саклану өчен йорт хайваннары, балалар урамда озак йөрергә тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International