Үзәк китапханәдә «Яңарыш» клубының ТАССРның 100 еллыгына багышланган чираттагы очрашуы узды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова уку залында «Үз республикам белән горурланам» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.

Хезмәткәрләр республикабыз тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе турында сөйләделәр. Рәмзи Ногмановның “Татарстанга дан!», Марат Абдуевның "Республика трех тысяч рек" дип аталган шигырьләрен Вахитова Лилия һәм Тупиков Владимир укыдылар. Фаил Шафигуллин башкаруында «Яратыгыз» җыры яңгырады. Богданов Ринат, коллекция туплагандагы кызыклы мизгелләрен бәян итеп, шәхси коллекциясендәге экспонатлар белән таныштырды.

Аннан соң чарада катнашучылар татар халык костюмы төрләре, аның символик әһәмияте, көндәлек һәм бәйрәм милли костюмы үзенчәлекләре, киемдәге төсләр символикасы белән таныштылар, татар милли киеме өчен хас булган орнамент төрләрен искә төшерделәр. Татарстан Республикасы халыкларының милли костюмнарының тарихи үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Баш һәм өс киемнәре күрсәтелде.

Милли костюм - һәр халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Бу - халык мәдәниятенең бәһасез, аерылгысыз байлыгы, бу хөрмәт ителергә тиеш булган традициянең бер өлеше.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/v-tsentralnoy-biblioteke-sostoyalas-ocherednaya-vstrecha-kluba-vozrozhdenie-posvyashchennaya-prazdnovaniya-100-letiya-tassr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International