ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 30 сентябрьгә Татарстан Республикасында уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә.
2020 елның 29 сентябрендә 00 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләр көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән -1˚ка кадәр салкын булуы көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 30 сентябренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 3-8 метр. Минималь һава температурасы төнлә +3..+8 градус, урыны белән -1 градуска кадәр салкын. Көндез максималь һава температурасы +16..+21˚.