Саннар һәм фактлар: Халыкара өлкәннәр көне

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу хактагы

карар 1990 елның декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль

Ассамблеясы тарафыннан кабул ителде. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр

-безнең әби-бабайларыбыз игътибар үзәгендә.

2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстан

Республикасында 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк (халыкның гомуми

саныннан 8,5%) 322,5 мең кеше яшәгән, 2010 елгы халык санын алу

мәгълүматлары буенча - 376,8 мең кеше (10%), 2020 ел башына – 365,6 мең

кеше (9,4%).

Дөньяның күпчелек илләрендә өлкәннәр саны арту гадәти күренешкә

әверелде. Тормыш тыныч, имин була бара, сәламәтлек саклау системасы

үсеше белән гомер озынлыгы арта. 2019 елда Татарстан Республикасында

халыкның гомер озынлыгы 75 ел (Россиядә – 73 ел) тәшкил итте, 2010 ел

белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4,6 елга артты.

Халыкның яшь составы турындагы мәгълүматлар халык санын алу

нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр

узачак. Булачак халык санын алу Россия тарихында беренче цифрлы исәп

алу булачак. Халык санын алуның төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан

дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу битен

мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торакларда йөргәндә, исәпкә алучылар

махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.

Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар»

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре

биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International