Акчалата премия - 7 мең сум — 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуга
багышланган «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының
чираттагы сессиясендә өч җиңүчене көтә. Белгечләрнең исемнәре билгеле
инде.
Викторинаның өченче сессиясе, алдагы икесе кебек үк, халык санын алу
strana2020.ru сайтында узды. 21 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр теләгән
һәркем порталда теркәлә һәм илебездә халык санын алу белән бәйле 25
сорауга җавап бирә ала.
Бу юлы викторина форматын яңартты. Статистика һәм чиктәш фәнни
өлкәләрдәге биш эксперт кыска видеороликларда сораулар бирде.
Катнашучыларга дөрес җавап сайларга һәм ролик белән янәшә кнопкага
басарга кирәк иде.
Мөмкин кадәр тизрәк иң күп дөрес җавап бирүчеләрне җиңү көтте. Барлык
25 сорауга да сессиядә катнашучы бер генә кеше җавап бирә алды. Россия
турында кызыклы статистик фактларны иң яхшы белүче исеме өчен барлыгы
316 кеше көч сынашты.
Җиңүчеләр:
1) Андрей Засорин, 00:28: 26 вакыт эчендә 25 җавап, Төмән өлкәсенең
Тобольск шәһәре;
2) Владимир Морозов, 00:32: 45 вакыт эчендә 24 җавап:, Волгоград өлкәсе;
3) Станислав Горьковой, 2:07:2 вакыт эчендә 24 җавап, Волгоград өлкәсе
Волгоград шәһәре.
Бөтенроссия халык санын алуга багышланган зур викторинаның беренче
сессиясе 2020 елның 28 февралендә башланды. Быел конкурсның биш
сессиясе үткәреләчәк. Аларның һәркайсында катнашырга мөмкин.
Викторина турында яңалыклар алу өчен Бөтенроссия халык санын алу
сайтындагы һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр
цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-
Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru)
электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак
биналарны йөреп чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин
ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында,
шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин
булачак.
Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы
media@strana2020.ru
www.strana2020.ru
+7 (495) 933-31-94
https://www.facebook.com/strana2020
https://vk.com/strana2020
https://ok.ru/strana2020
https://www.instagram.com/strana2020
youtube.com