25 сентябрьдә «All inclusive» III театр сменасы старт алды.
Смена кысаларында Татарстан Республикасының сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалары һәм яшүсмерләре онлайн дәресләр уздылар һәм оффлайн
сменага чакырылдылар. Әлеге чарада чираттагы тапкыр "Урыссу физик
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе" коллективы
укучылары (җитәкчеләре Әхмәтҗанова Л. В. һәм Кашапова Л. Р. ) катнашты.
Фестиваль турында: республика фестивале
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре
"Театр-All Inclusive". Оештыручылар: «Ак БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия
фонды, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, ТР
Иҗтимагый палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау
министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән "Нык
гаилә" федераль проекты кысаларында.
Театр сменасы вакытында анда катнашучылар ял итә алмады, ләкин алар
моны теләмәде дә, чөнки бу дүрт көн эчендә малайлар һәм кызлар К.
Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
артистларыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Әмма моның
белән генә белем бирү программасы тәмамланмады һәм балалар ТР Дәүләт
сынлы сәнгать музеенда сынлы сәнгать вәкилләренең эшләре белән
таныштылар.
Яшь театр сөючеләрнең мастер-классларда алган белемнәре һәм техникасы
аларга театр сәхнәсендәге рольләрен башкаруда чын ярдәм булды.
28 сентябрьдә гала-концертта 8 театр студиясе үз чыгышларын күрсәтте,
аларның 6 сы – сәхнәдә, ә 2се-онлайн куелды.
Чыгышларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасына
әзерләргә кирәк булган иде.
Компетентлы жюри киңәшмәсеннән соң җиңүчеләр ачыкланды. “Однажды
играли...” куелышы белән Урыссу интернат-мәктәбе 3 урынны яулады һәм
оештыручыларның грант ярдәменә лаек булды.