Зирәклек, игелек һәм кайгыртучанлык бәйрәме белән!

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын

күңелдән җылы һәм ихлас бәйрәм – Өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сез зур тормыш юлы узган затлар. Сездә - чорлар һәм буыннар бәйләнеше.

Сезнең белемегез, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез яшьләр инициативасы

белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителгән хәзерге

заман шартларында аеруча мөһим.

Сез - әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм

оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Сезнең районның иҗтимагый һәм

мәдәни тормышында актив катнашуыгыз хөрмәт уята.

Районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен өлкән буын

кешеләренә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган,

илне торгызган ветераннарга, өлкәнрәк буынга аерым рәхмәт.

Лаеклы ялда булучыларны, инде өлкән яшьтә булуларына карамастан,

эшләүләрен дәвам итүчеләрне котлыйм. Зур яшьтә булуыгыз боегу өчен

сәбәп булып тормасын, ә яшәү көче озакка җитсен!

Сезнең алда барысы өчен дә баш иябез!

Сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз

һәм якыннарыгыз тарафыннан мәхәббәт һәм игътибар телим!

Аяз Шафигуллин,

Ютазы районы башлыгы.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/so-vsemirnym-dnem-

pozhilykh-lyudey-pozdravlyayu-vsekh-kto-dostig-etogo-uvazhaemogo-vozrasta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International