Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 2 октябенә 00 сәгатьтән башлап 09 сәгатькә кадәр метеорологик
күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 октябрендә төнлә
һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим
итә:
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә
чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч
тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга,
кинәт тоткарлыксыз калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне
салмак кына киметергә кирәк. Тормоз тоткан вакытта берничә тапкыр педаль тормозына басарга, шуның белән арттан килүче автомобильчеләрне кисәтү зарур. Автомобильнең техник торышына,
бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле
жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1 Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;