ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне
күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 3 октябрьгә Татарстан
Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.
2020 елның 3 октябрендә 00 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр метеорологик
күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 октябрендә төнлә
һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын
куркынычы турында шторм кисәтүе
2020 елның 3-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә
урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) көтелә.
1 Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 3 октябренә метеорологик хәл
фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым
районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, секундына 4-9 метр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+7 градус, урыны белән -1 градуска
кадәр салкын. Көндез максималь һава температурасы +15..+20˚.