Нигездә, гражданнар, алдау юлы белән акча күчерүдән саклау тәкъдиме
белән, кешеләр карталарыннан акча урлау белән шөгыльләнүче ялган “банк
хезмәткәрләре” корбаны була.
Яңа технологияләр үсеше белән бәйле рәвештә, банк карталарыннан урлау
төрләре дә үзгәрә. Мошенникларга иң зур табышны Авито һәм Юла кебек
бушлай игъланнар сайтлары китерә. Исегездә тотыгыз, беркайчан да тауар
өчен алдан акча күчермәгез.
Көн саен җинаятьчеләр банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулларын
уйлап таба, шуңа күрә вакыйгалар үсешенең барлык сценарийларын күз
алдына да китереп булмый. Әмма, элементар куркынычсызлык чараларын
үтәгәндә, һәр кулланучы мошенникларның гамәлләреннән зыян китерүне
булдырмый кала алачак:
1) картаның конфиденциаль мәгълүматларын өченче затларга хәбәр итәргә
кирәкми;
2) беркайчан да клиент кылмаган операцияне раслау өчен СМСтан кодны
хәбәр итәргә ярамый;
3) , картаны югалтсаң, урласалар, банкомат чыгармый калдырса, яки
бәйләнгән номер белән телефонны югалткан очракта, картаны кичекмәстән
блокировкалау зарур;
4) үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез абонент
номерларыннан шалтыратулар булганда (күпчелек очракта 495 коды белән),
шунда ук элемтәне өзегез.
Хөрмәтле ютазылылар! Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре сезнең банк
картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны беркайчан да шалтыратып
сорамыйлар. Бу юнәлештә мошенник гамәлләре кылган затлар Россиянең
төрле төбәкләрендә, шулай ук БДБ илләрендә яши, бу исә мондый
җинаятьләрне ачуны катлауландыра.
Сезнең игътибарлы булуыгызны сорыйбыз!
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-yutazinskom-rayone-v-
2020-godu-v-chetyre-raza-uvelichilos-kolichestvo-sovershennykh-prestupleniy-v-
sfere-khishcheniy-denezhnykh-sredstv-s-bankovskikh-kart