Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова бәйрәмнең барлыкка
килү тарихы турында сөйләде.
Садыйкова Тамара, Ахунова Рәсимә, Гәрәева Гөлсинә үз чорларына,
яшьтәшләренә багышланган шигырьләр укыдылар. Барлык катнашучылар да
викторина сорауларына азарт белән җавап бирде, кызыксынып конкурсларда
катнашты, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, табышмакларга җавап
тапты, бик теләп җырлар җырлар башкарды һәм биеде. Бәйрәм дәвамында
кунаклар үз адресларына нык сәламәтлек, яхшы кәеф, активлык һәм озын
гомер теләкләрен ишеттеләр, күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Чара
очрашу, аралашу, фикер алышу, иҗади идеяләр, мавыгулар белән уртаклашу
мөмкинлеге тудырды. Кичә бик җылы һәм күңелле шартларда узды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-tsentralnoy-biblioteke-v-
ramkakh-kluba-yaktashlar-iaty-sostoyalas-vstrecha-yashgez-sez-mge-yash-bulyp-
posvyashchennaya-dnyu-pozhilogo-cheloveka