Үзәк балалар китапханәсендә интернат-мәктәп балалары өчен "Йөрәктән йөрәккә" дигән мастер-класс үткәрелде

2020 елның 2 октябре, җомга

Балалар өлкәннәр көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар.

Яраткан оныклары куллары белән ясалган открыткалар әби - бабайлар өчен

иң кадерле бүләк. Ә үзенчәлекле кул эшләре ярдәмендә бәйрәмгә күңелле

сюрприз ясау артык катлаулы түгел. Иң мөһиме, кул эшләре ихлас күңел

белән эшләнсен. Мастер-класс өчен балаларга төсле картон, кәгазь, клей,

кайчы һәм бераз фантазия таләп ителде. Төсле кәгазьдән балалар

открытканың алгы ягына чәчәкләр ясадылар. Һәркем үз бүләген үзенчә

бизәргә тырышты. Котлау открыткасының эендә әби-бабайлар өчен алдан

китаплардан сайлап алынган матур шигырьләр төрендә котлаулар язылды, ,

шулай ук балаларның үзләреннән дә җылы котлау сүзләре җиткерелде, чөнки

аларның эшләрендә кадерле кешеләренә карата җылылык һәм мәхәббәт

хисләре салынган иде.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-tsentralnoy-detskoy-

biblioteke-dlya-detey-shkoly-internat-byl-proveden-master-klass-ot-serdtsa-k-

serdtsu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International