Бүген Ютазы авылында ремонттан соң күперне ачу тантанасы булды

2020 елның 2 октябре, җомга

Бу көзге җылы көнне Ютазы авылында тантаналы рәвештә күпер ачылды.

Агымдагы елның август башында җирле халык Илгиз Хәкимов, Рамил

Гәрәйшин һәм авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов үз көчләре белән аны

ныклап төзекләндерүне башлап җибәрделәр. Бу эштә Ютазы районы

башлыгы Аяз Шафигуллин, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты

җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башлыгы урынбасары Закуан

Ильясов зур ярдәм күрсәттеләр. Үз өлешләрен шәхси эшмәкәрләр Альберт

һәм Ансель Вафауллиннар, Борис Мельников, Рөстәм Хәлиуллин, Риназ

Миннушин, шулай ук "Электросоединитель" ААҖ, "Ютазы элеваторы" АҖ,

"Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе" МУП , Ютазы район

эксплуатация-газ хезмәте, "Теплосервис"МУП кертте. Шул исәптән,

реконструкциядә Мәүҗир Рәшитов, Владимир Антонов, Илһам Хәбибуллин,

Фәһим Шакиров һәм башка Заготзерно урамында яшәүчеләр катнашты.

Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз

Шафигуллин чыгыш ясады. Илгиз Хәкимов, Мәүзир Рәшитов, Владимир

Антонов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-sele-yutaza-bylo-torzhestvennoe-otkrytie-mosta-

posle-remonta

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/segodnya-v-sele-yutaza-

bylo-torzhestvennoe-otkrytie-mosta-posle-remonta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International