2020 елның 4 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 3 октябре, шимбә

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне

күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча 4 октябрьгә Татарстан

Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә:

2020 елның 4 октябрендә 00 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр метеорологик

күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның

4 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

1 Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 4 октябренә метеорологик хәл

фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән

аерым районнарда томан төшүе көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һаваның

минималь температурасы + 2..+7 градус, урыны белән -1 градуска кадәр

салкын. Һаваның максималь температурасы көндез +9..+14˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International