Ютазы районы хакимиятендә узган атналык оператив киңәшмәдә ЮМР
Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана
Самонинага Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты
тапшырылды
5 октябрь 2020 ел., дүшәмбе
Бүген Ютазы районы хакимиятендә узган атналык оператив киңәшмәдә
ЮМР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана
Самонинага яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе,
2020 елның язында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда һәм
үткәрүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе өчен Татарстан Республикасы Хәрби
комиссариатының Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатын Татарстан
Республикасының Баулы, Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат
Халитов тапшырды.