Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында атналык оператив
киңәшмә узды. Түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы
районнары территориаль бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Глюса Вафина
коронавирус йогышлы авыруы буенча эпидемиологик хәл турында сөйләде.
«Ютазы таңы» газетасы редакциясе эшчәнлеге һәм 2021 елга әбунә турында
район газетасы баш мөхәррире Елена Крюкова сөйләде.
Яңа кадрлар билгеләнеше:
Моңа кадәр «Удача” ТМШ начальнигы булып эшләгән Оксана Власова
Ютазы муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы
итеп билгеләнде.