2020 елга җибәрелгән салым белдерү кәгазләре 2019 елның салым
чорында милек салымнары исәп-хисапларын үз эченә ала. Шул ук
вакытта, узган салым чоры белән чагыштырганда, түбәндәге төп
үзгәрешләр булды:
транспорт салымы буенча
җир салымы буенча
физик затлар милкенә салым буенча
2016 елның 3 июлендәге 249-ФЗ номерлы Федераль законның 2
статьясындагы 4 өлеше нигезендә максималь массасы 12 тоннадан артык
булган зур йөк машиналары – автомобильләр федераль әһәмияттәге юлларга
китерә торган зыян өчен түләү күләмендә салым буенча тотып калыну
бетерелде);
салым ташламасына хокуклы физик зат салым ташламасын бирү турында
гариза тапшырмаса яки салым ташламасын кулланудан баш тарту турында
хәбәр итмәсә дә, салым ташламасы федераль законнар нигезендә салым
органы алган белешмәләр нигезендә бирелә. Мондый тәртип салым
ташламаларын ясау өчен кулланыла, аерым алганда, пенсионерларга,
инвалидларга, өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган
затларга (29.09.2009 ел, № 325-ФЗ Федераль законның 2 ст. 66 п.);
салымны исәпләгәндә, 2019 ел өчен уртача бәясе 3 млн. сумнан башлап,
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган җиңел
автомобильләрнең яңа исемлеге кулланылачак (яңа исемлеккә 1 100дән
артык автомобиль маркасы һәм моделе кертелгән, мәсәлән, яңартылган
исемлеккә Audi Q8, Cadillac CT6 һәм XT5, Chevrolet Traverse, Volvo XC40
кергән);
транспорт чараларының урнашу урыны буенча Россия Федерациясе
субъектлары законнары нигезендә салым ставкалары һәм ташламалар
системасында үзгәрешләр кулланыла. Салым ставкалары һәм ташламалар
турында мәгълүмат белән «Милек салымнары буенча ставкалар һәм
ташламалар турында белешмә мәгълүмат» рубрикасында танышырга була.
Милек салымнарын исәпләү региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә
торган салым ставкаларыннан, ташламалардан һәм салым базасыннан чыгып
башкарылганга күрә, салымнарның конкрет ситуациядә үзгәреш сәбәпләрен
Россия Федераль салым хезмәтенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итеп, салым
инспекциясендә ачыкларга була (тел.8 800 222-22-22).