Салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән салым ставкаларын һәм ташламаларны ничек тикшерергә

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Салым ставкалары һәм ташламалар (салым базасыннан салым тотып

калуларны да кертеп) төрле дәрәҗәдәге норматив хокукый актлар белән

билгеләнә:

· транспорт салымы буенча: Россия Федерациясе Салым кодексының 28

бүлеге һәм транспорт чарасы урнашу урыны буенча Россия Федерациясе

субъектлары законнары белән;

* җир салымы һәм физик затлар милкенә салым буенча: Россия Федерациясе

Салым кодексының 31, 32 бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләрнең

вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары (федераль әһәмияттәге

шәһәрләр законнары) нигезендә күчемсез милек объектлары урнашкан урын

буенча.

Салым ставкалары, салым ташламалары һәм салым түләүләре турында

мәгълүмат белән (барлык муниципаль берәмлекләрдә салым төрләре буенча)

«Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә

мәгълүмат» рубрикасында, йә салым инспекцияләренә яисә Россия Федераль

салым хезмәтенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итеп (тел.8 800 222-22-22)

танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International