РОССИЯДӘ ЦИФРЛЫ ХАЛЫК САНЫН АЛУ БАШЛАНДЫ

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Әлегә - илнең ерак һәм

үтеп керү катлаулы булган районнарында гына. Владивостокта узган

матбугат конференциясендә катнашучыларга кайсы торак пунктларда

беренче исәпкә алучыларны күрергә була, аларны ничек танып булачак,

кемнәр алар цифрлы волонтерлар — әлеге һәм башка күп нәрсәләр турында

сөйләделәр.

Ил тарихында беренче цифрлы халык исәбен алу 1 октябрьдә башланды.

Аның төп – Бөтенроссия этабы стартына нәкъ ярты ел алдан, Россиянең авыр

үтеп керелә торган территорияләрендә яшәүче ярты миллионга кадәр кеше

исәпкә алыначак. Һәм инде бер елдан ил халкының төгәл саны билгеле

булачак. 1 октябрьдә Владивостокта узган «Бөтенроссия халык санын алу:

цифрлы дәвер чакырулары һәм мөмкинлекләре» матбугат конференциясе

барышында Росстатның яңа цифрлы форматының үзенчәлекләре һәм

өстенлекләре, шулай ук статистика алдында заманча технологияләр ачучы

мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

Россиядә беренче цифрлы халык санын алу Тыва Республикасында (Бай-

тайга районы), Томск өлкәсендә (Александровка, Кривошеин һәм Тегуьлдет

районнары) һәм Ямал-Ненец автономияле округындагы (Шурышкар районы)

кебек үтеп керү катлаулы булган аерым территорияләрдән башланды.

Беренче исәпкә алучылар 1 октябрьдә нәкъ менә шунда юнәлде.

2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр илнең 26 төбәгеннән

— Ерак Төньяктан, Себердән, Ерак Көнчыгыштан ерак һәм үтеп керү

катлаулы булган районнарда 2600 торак пунктны исәпкә алу

планлаштырыла. Нәкъ менә шунда, экстремаль шартларда, алда торган халык

санын алуның яңа цифрлы технологияләре эшләнәчәк. Барыннан да элек-

электрон планшетларга мәгълүматлар җыю.

"Исәпкә алучылар респондентларның сүзләре аша, электрон исәпкә алу

битләрен тутырачак, кәгазь битләре электрон техника өчен экстремаль һава

торышы очрагына резерв сыйфатында гына калачак. Хәер, планшетлар 30

градуска да түзәргә тиеш. Җайланмаларда шулай ук сан алучыларның

маршрутлары белән цифрлы карталар да күрсәтеләчәк”, — дип сөйләде

Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International