Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Заман белән бергә атлаучы кеше
2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Рамил Надыйр улы вазифаларына предприятиенең төп производствосын техник һәм технологик яктан тәэмин итү керә. “Электросоединитель” ААҖ генераль директоры Рәшит Мәзхәт улы Нәбиуллин фикере буенча, Рамил Надыйр улы предприятиедә чыгарылучы продукция турында барысын да белә, чөнки ул бу өлкәдә гомере буе диярлек хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рамил Надыйр улы Казан радиокомпонентлар заводында ике ел автоматчы һәм резьбофрезерчы булып эшли, ул чорда “Электросоединитель” заводы аның филиалы була. Алты ел Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, 1983 елда ул туган бистәсенә әйләнеп кайта һәм “Электросоединитель” заводына контроль-сынау станциясенең инженер технологы булып урнаша. 1984 елдан 1991 елга кадәр ул контроль-сынау станциясе начальнигы, автомат-механик цех начальнигы булып эшли. Аннан соңгы предприятие өчен иң катлаулы үзгәртеп кору елларында Рамил Надыйр улы производство буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2006 елдан хәзерге вакыткача ул баш инженер булып эшли. Юбилярыбыз “радиотехника” белгечлеге буенча Хабаровский радиолокацион технологияләр техникумын, аннары “икътисадчы-менеджер” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. “РФ Оборона сәнәгате министрлыгының мактаулы радисты” күкрәк билгесе, С.П. Королев исемендәге Космонавтика федерациясе медале, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мактау грамотасы, Россия Машина төзүчеләре берлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Рамил Надыйр улының төп бурычы булып җайланмалар паркын яңарту, яңа технологияләр кертү тора. Ул предприятиенең барлык ярдәмче хезмәтләре белән җитәкчелек итә. Аның карамагында - баш технолог, баш механик, баш энергетик, инструменталь бүлекләр, инструменталь цех, машина төзү һәм производство механизациясе участоклары, үлчәү техникасының үзәк лабораториясе, хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге, идарәнең автоматлаштырылган системасы бүлеге. Ул үзенең “Вакыт белән бергә” шигарен тормышка ашырып, яңа технологияләрне, заманча җайланмаларны файдалана, производствоны модернизацияләүне күзәтә. Хезмәттәшләре арасында ул идеяләр новаторы буларак танылган. Производствоны камилләштерү, вакыт таләпләренә туры килү омтылышында, ул үзенең идеяләрен үҗәтлек, нык торучанлык белән алга сөрә. Һәм алар соңыннан чынлап та уңай нәтиҗә бирә.
Метеклек белән үрелгән иҗадилык мәкаләбез героеның көнкүрешендә дә чагылыш таба. Аның яраткан шөгыле булып йортын төзекләндерү тора. Ул барлык буш вакытын шәхси хуҗалыгына багышлый. Биредә талантлы табигатенең тагын бер сыйфаты - дизайнерлык сәләте ачыла. Рамил Надыйр улы сәламәт яшәү рәвеше тарафдары. Ул йөзү белән шөгыльләнә, ә иртән, заводка кадәр өч чакрым юлны, хезмәт машинасыннан баш тартып, җәяү уза. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз