Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче территория федераль һәм региональ
башкарма хакимият органнарыннан ярдәм алачак.
Татарстан проектлары өчен 2020 елның 9 октябренә кадәр конкурсның
(priroda.life) сайтының «География» бүлегендә түбәндәге тәртиптә тавыш
бирергә мөмкин: 1 Priroda .life сайтына керегез. 2 "География" бүлеген
сайлагыз. 3 Авторлашыгыз (почта яки социаль челтәрләр аша). 4 Картада
Татарстанны сайлагыз һәм безнең проектларыбыз – «Биектау» ТРК һәм
«Кама Тамагы» ТРК астына йөрәкчекләр куегыз. Конкурс нәтиҗәләре 2020
елның 16 октябрендә игълан ителәчәк.
1 «Биектау» ТРК (Татарстан көзгеләре) Зәңгәр күлләр тирәсендәге
территориядә «Татарстан көзгеләре» кластеры булдырылачак. Урынның
уникальлеге - мегаполистан 30 минутлык юл ераклыгында - кыргый табигать.
Аеруча саклана торган табигый территория: тыюлык булган Җидекүл
урманы (Семиозерский лес), Казансу елгасы һәм өч саф-чиста сулы Зәңгәр
күлләр. Кластерга килүчеләрне 133 чакрымлык яңа маршрутлар һәм
экосукмаклар көтә. Бирегә теләге булган һәркем сәламәтләндерүнең уникаль
алымы – экотерапия өчен килә ала. Бу - табигать белән аралашу нигезендә
сәламәтләнү. Экотерапия бөтен дөнья буенча тернәкләндерү үзәкләрендә һәм
табигый резерватларда кулланыла. КФУ Казанның яшел стартаплары белән
бергә гамәли тикшеренүләр һәм төрле яшьтәге шәһәр кешеләренең һәм
туристларның менталь һәм физик сәламәтлеген яхшырту өчен эшләнмәләрне
гамәлгә кертү белән шөгыльләнәчәк. Экотерапия өчен активлыкның дүрт төп
үзәге бүленгән: — Зәңгәр күлләр тирә-ягы – саф һавада йөрү, шулай ук
Казансу елгасы - су активлыклары өчен; — Крутушка - медицина
тернәкләндерелүе һәм сихәтләнү өчен; — Макаровка - ял һәм илһам өчен,
табигать тирәлегендә эшләү өчен «Табигать резиденциясе»; — Җидекүл
(Семиозерка) - ризык һәм һөнәрчелек фестивальләре белән экоавыл һәм
экоферма.
2 «Кама Тамагы» ТРК (Диңгез экокурорты – Татарстан диңгезе) Экокурорт
аеруча саклана торган ике табигать территориясен берләштерә: Юрьев
мәгарәсе һәм Лобач тавы. Аның уникальлеге «Диңгез тоелганга караганда
якынрак " дигән гыйбарә белән аңлатыла. Кластер территориясендә
Европадагы Идел һәм Кама елгаларының иң киң кушылган урынына
күренеш ачыла. Проект ярдәмендә биредә 82 чакрым экосукмак һәм яңа
маршрутлар, йолдызлы һава астында кемпинг-зоналар булдырылачак.
Килүчеләрне Лобач тавында ретрит-турлар, Юрьев мәгарәсен өйрәнү, спорт
активлыклары, район халкының үзенчәлекле мәдәнияте, «диңгез» янында ял
итү, җирле сөттән француз сырларын дегустацияләү, виноград бакчаларына
экскурсияләр һәм балык тоту көтә. Эшләнелгән концепцияләр Татарстанның
уникаль табигатен сакларга, шул ук вакытта кызыклы һәм экологик ял
урыннары булдырырга, территорияләрне үстерергә һәм җирле халык өчен дә,
туристлар өчен дә башка яңа мөмкинлекләр ачачак.