Үзәк китапханәнең уку залында "Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" дип исемләнгән җыентыклар презентациясе узды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Россия

Федерациясе Президенты гранты кысаларында Татарстан Республикасы

ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан чыгарылган «Бөек

Ватан сугышының яшь геройлары» җыентыкларын тәкъдир итү.

Җыентыкларда яшь геройлар турында һәм тылда җиңү якынайткан балалар

турында тема кузгатылган. Материаллар бүгенге көнгә кадәр яшәмәгән

ветераннарның туганнары һәм танышлары сүзләреннән язылган.

Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да

уртак фаҗига, кире кайтмас балачакның гүзәллеген югалту берләштерә.

Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә. Сугыш елларында һәр бала

батырлык кыла – ачлык-ялангачлыкка, куркуларына карамастан, балалар

укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, авыр хезмәт белән

Җиңүне якынайталар. Бүген алар ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары.

Үзәк китапханә библиографы Айгөл Рәхимова «Бөек Ватан сугышының яшь

геройлары» җыентыкларына күзәтү ясады.

Чарада катнашучылар белән очрашуга Новикова Валентина Михайловна

чакырылган иде. Ул үзенең авыр балачагы, укуы, хезмәт юлы турында

сөйләде, шигырьләрен укыды.

Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Васильевна Глушкова китап

җыентыкларының Казан шәһәре ветераннар Советы тарафыннан Бөек Ватан

сугышында җиңүнең 75 еллыгына әзерләнүен әйтте.

Авторлар һәм төзүчеләр, җыентыклар Бөек Ватан сугышы тарихына яңача

карарга ярдәм итәр, дип ышаналар. Китаплар киң даирә укучыларга

исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International