2020 елның 7 октябрендә «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында
волейбол буенча "Өченче яшь" ярышлары узды.
Анда Урыссу бистәсенең өч командасы катнашты. Сәламләү сүзе белән
яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова һәм ветераннар оешмасы
вәкиле Вячеслав Сибәгатов чыгыш ясадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча
«Энергия» командасы беренче урынны яулады, икенче урында - «Урыссу №
1» командасы, ә бронза медальне «Элегия» командасы яулады. Ярышларда
катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Фото:http://ucrazy.ru/photo/sorevnovaniya-po-voleybolu-posvyashchennye-
decade-dlya-pozhilykh-lyudei-proshli-v-dush-olimp