Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка
килүнең 2020 елның 9 октябренә КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЫ
Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль
хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы
төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан
Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая
компания»ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
2020 елның 9 октябренә 8 октябрьнең 18 сәгатеннән 9 октябрьнең 18 сәгатенә
кадәр начар метеорологик күренешләр фаразлана
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек вакытта явым-төшемсез. Җил
көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән
көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5
градус, түбән урыннарда 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы
+14..+17˚.