Видеоконференция режимында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды

2020 елның 9 октябре, җомга

Утырыш эшендә Татарстан вице-премьеры Шамил Гафаров һәм Татарстан

Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында юл

авариясенең барлык төп күрсәткечләренең кимүе билгеләнә. Бу хакта юл

хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ

идарәсе башлыгы Ленар Габделрахманов хәбәр итте.

9 айда Татарстан Республикасы территориясендә 2934 юл-транспорт һәлакәте

теркәлгән, аларда 228 кеше һәлак булган, 3594 кеше тән җәрәхәте алган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре

саны 294 очракка, җәрәхәтлеләр саны – 13 кешегә, һәлак булучылар саны 457

кешегә кимегән. «Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар һәм

яраланучылар саны кимү темплары уртача округ һәм Россия

күрсәткечләреннән югарырак», - дип билгеләп үтте Габдерахманов.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы, уңай тенденцияләргә карамастан,

кичектергесез хәл итүне таләп итә торган проблемалар бар, дип өстәде.

Әйтик, республиканың 9 районында һәлак булган җәяүлеләр саны арту

теркәлгән. «Тагын бер кат җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыннарының

торышын тикшерү, тиешле чаралар күрү зарур, шулай ук трасса буйларында

хәрәкәт итүче җәяүлеләр белән эшне активлаштырырга кирәк. Һәлак булган

җәяүлеләрнең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килүен аерым

ассызыклыйм, шул ук вакытта җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы

элементлардан башка булган", - дип сөйләде докладчы.

Исерек шоферлар гаебе аркасында килеп чыккан авариялелек торышы да

киеренке булып кала: республиканың 11 районында мондый юл-транспорт

һәлакәтләре саны арту күзәтелә, дип билгеләп үтте Габдерахманов. Ул

барлык җаваплы затларны бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.

Комиссия утырышында шулай ук Мөслим районында юл хәрәкәте иминлеген

тәэмин итү проблемалары, аерым алганда, төбәк әһәмиятендәге автомобиль

юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү сораулары турында фикер

алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International