Үзәк китапханәнең уку залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75
еллыгына багышланган Россия Федерациясе Президенты гранты
кысаларында Татарстан Республикасы ветераннарының региональ
иҗтимагый оешмасы тарафыннан нәшер ителгән «Бөек Ватан сугышының
яшь геройлары» җыентыкларын тәкъдир итү булды. Җыентыкларда яшь
геройлар һәм тылда җиңүне якынайткан балалар темасы өстенлек итә.
Материаллар бүген инде исән булмаган ветераннарның туганнары һәм
танышлары сүзләреннән язылган.
Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да
уртак фаҗига, тулыландырып булмаслык балачак гүзәллеген югалту ачысы
берләштерә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә. Сугыш
елларында һәр бала ачлык кичерсә дә, шомлы һәм куркыныч булса да,
балалар укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, авыр
хезмәт белән җиңүне якынайталар. Бүген алар ул фаҗигале көннәрнең соңгы
шаһитлары.
Үзәк китапханә библиографы Айгөл Рәхимова «Бөек Ватан сугышының яшь
геройлары» җыентыкларына күзәтү ясады.
Чарада катнашучылар белән очрашуга Новикова Валентина Михайловна
чакырылган иде. Ул үзенең авыр балачагы, укуы, хезмәт юлы турында
сөйләде, шигырьләрен укыды.
Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Васильевна Глушкова китап
җыентыкларының Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар Советы
тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнүен әйтте.
Авторлар һәм төзүчеләр, җыентыклар Бөек Ватан сугышы тарихына яңача
карарга ярдәм итәр, дип ышаналар. Китаплар киң даирә укучыларга
исәпләнгән.