Әбсәләмдә мәдәният йорты өчен нигез салынды

2013 елның 1 марты, җомга
Әбсәләмлеләрнең мәдәни ялы тиздән уңайлы шартларда узачак – биредә мәдәният учагына нигез салынды.
Әбсәләм авыл җирлеге советында хәбәр итүләренчә, киләсе атнадан стеналар салу башланачак. Төзүчесе “Йолдыз” ҖЧҖ подряд оешмасы булган социаль объектны тапшыру җәй ахырына планлаштырыла. Шуны искәртәбез, 200 урынлык мәдәният йортында фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә дә урнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International