Шәхси кабинет - ул гади һәм уңайлы!

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-

сервисының функциональ мөмкинлекләре киңәйде. Хәзер сервис

кулланучылары бушлай һәм теләсә кайсы уңайлы вакытта физик затны

исәпкә кую турында көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән

имзаланган электрон таныклыкны күчереп алалалар. Документ салым

органының вазыйфаи заты кул куйган һәм мөһере белән расланган кәгазь

күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

ИНН күчереп алу өчен "Жизненные ситуации" бүлегенә мөрәҗәгать итәргә

һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза юлларга

кирәк. Шуннан соң "Профиль" бүлегендә чикләнмәгән санда ИНН күчереп

алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Һәр салым түләүчегә ИННның барлык төрләре буенча Россия Федерациясе

территориясендә бердәм салым түләү ИННы бирелә. Фактта ИНН салым

түләүчеләрнең Бердәм дәүләт реестрындагы зат турындагы язма номеры

булып тора.

Конкрет ситуацияләр буенча эзләү файдаланучыларга кирәкле мәгълүматны

тиз табарга мөмкинлек бирә. Артык түләгәндә ничек эш итәргә, милек

турында мәгълүматны ачыкларга, керемнәр турында декларация яки ташлама

турында гариза бирергә - бу сорауларның һәркайсын берничә “кликта” хәл

итәргә мөмкин. Барлыгы 41 ситуация тәкъдим ителгән, аларның саны, салым

түләүчеләрнең соратуларына карап, киләчәктә арттырылачак.

Хөрмәтле салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучылары! 2019 ел өчен

исәпләнгән милек салымнары турында салым хәбәрнамәләре сезнең шәхси

кабинетларыгызда бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты (җир

салымы, физик затлар милкенә салым, транспорт салымы) 2020 елның 1

декабрендә чыга.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче

номерлы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International