Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге
һәм МУП хезмәткәрләре көче белән үзәк базар артындагы тимер юл
буендагы гаражлар яны территориясен тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде
Үлән чабу, чаганнарны кисү, чүп-чар җыештыру буенча эшләр башкарылды.
Барлыгы дүрт КамАЗ чүп чыгарылды. Территорияне тәртипкә китерү буенча
эшләр тәмамланмаган әле. Эшләр дәвам итәчәк.
Намуссыз кешеләр тарафыннан гаражлар каршындагы территориядә кабат
чүп-чар урнаштыруны кисәтү өчен фото-ловушкалар урнаштырылачак.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары!
Сезне һәм район халкын хөрмәт итүегезне, чисталыкны, коммуналь
калдыклар белән эш итү буенча гап-гади кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйбыз.
Барыгыздан да каты коммуналь көнкүреш калдыкларын чүп җыючы
машинага илтүегезне үтенәбез. Чүп - чар чыгаруга кагылышлы мәсьәләләр
буенча 8-927 937-77-08, 8-986 917-20-86 телефоннары буенча
транспортировкалаучы операторына («ГРИНТ» ҖЧҖ) мөрәҗәгать итәргә
кирәк.
Чисталык - һәркемнең эше.
Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста.