Медицина учреждениесенең стационар блогын, кайчандыр соры һәм
таушалган коридорлар һәм палаталарны бүген танып булмый. Әлбәттә,
биредә ремонт эшләре тәмамланмаган әле.
Әмма терапевтик һәм хирургия бүлекләренең уң ягында ул ахырына
якынлаша. Гомумән алганда, коммуникацияләрне алыштыру төгәлләнгән.
Төп эш булып баскыч мәйданчыкларын штукатурлау, санузелларга плитка
салу тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район башлыгы Аяз Шафигуллин
агымдагы ел башында ТР Президентына Урыссу үзәк район хастаханәсенә
капиталь ремонт эшләрен дәвам итүдә финанс ярдәме күрсәтү үтенече белән
мөрәҗәгать итте. Һәм Рөстәм Миңнеханов 80 миллион сумнан артык
сумманы бирүне хуплады.
- Проект-смета документлары буенча бу суммага сыешырга тырышабыз.
Билгеләп үтү урынлы булыр, капиталь ремонт сертификацияләнгән
материаллар белән генә башкарыла. Бу тәрәзә һәм ишекләргә генә кагылмый.
Бу буяулар да, шпаклевка да, плитәләр дә ..., чөнки сәламәтлек саклау
учреждениеләрен ремонтлаганда бу төп шарт булып тора, һәм без башкарган
эшнең сыйфаты даими рәвештә тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелә, -
дип аңлатты Ютазы районы капиталь төзелеш идарәсе баш инженеры
Илгизәр Асилов.
Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, иркенләп эшләргә мөмкинлек бирми
торган төп проблема - хастаханәнең эшләве. Шуңа күрә төзүчеләр алдында
торган тагын бер катлаулы бурыч - операция блогының оператив һәм
сыйфатлы ремонты, чөнки аның эшен туктатып тору мөмкин түгел.
Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсе штат режимында эшли. Капиталь
ремонт буенча эшләрне тоткарлауны булдырмау һәм авырулар өчен
чагыштырмача тыныч һәм уңайлы шартлар тудыру максатыннан Солнечный
микрорайонында ФАП бинасы һәм Ютазы табиблык амбулаториясе эшли.