Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешнең көчәюе турында 2020 елның 16 октябре 06
сәгатеннән алып 21 сәгатенә кадәр консультация-консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан
исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш
итә:
Җил көчәйгәндә:
1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез.
Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки
биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт
диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм
башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать
транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән,
электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт
куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору
һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән
яный.
6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай
ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч
тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар
янында мондый куркыныч арта.
7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм
лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.