Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 16-18 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава
шартларының үзгәрүе турында мәгълүмат-консультация
Якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә салкын циклоннар чыгу
сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы тамырдан үзгәрәчәк.
Атмосфера фронтлары узганда, яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, аерым
районнарда юеш кар явачак, температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә.
Шулай ук атмосфера басымының кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.
16 октябрьдә, җомга көнне, Татарстанда төнлә +5 ..+10°, көндез +12..+17°
температурасы булган җылы һава торышы саклана әле. Төнлә һәм иртән
урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез көньяк-көнбатыштан
исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәячәк.
17 октябрьдә, шимбә көнне, атмосфера фронтлары үткәндә төнлә яңгыр
көтелә, республиканың төньяк өлешендә аерым районнарда юеш кар явачак,
көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Температура төнлә +2..+7°, көндез
+5..+10°.
Якшәмбе, 18 октябрьдә, иртән һәм көндез чираттагы фронталь һава узганда,
яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда
юеш кар явачак, урыны белән көньяктан секундына 15-17 метр тизлектә җил
көчәячәк. Төнлә һава температурасы +1..-4°, көндез +7..+12° ка кадәр
күтәреләчәк.
Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында, 19 октябрьдә, төнлә урыны
белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез, көндез температура
+7..+12° тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 20 октябрьдә, явым-төшем ихтималы аз һәм көндез нибары +4..+9°
булачак.