Ата-аналарга карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының
5.35 ст. 1 өлеше буенча өч административ беркетмә карап тикшерелде.
Беренче очракта ялгыз өч кыз тәрбияләүче ата кеше бәрәңге уңышын
җыйганда спиртлы эчемлекләр эчкән.
Икенче очракта яшүсмер "Магнит" кибетеннән шоколад батончиклары
урлаган. Малай кылган гамәле өчен үкенүен әйтте, мондый җинаятьләргә
бүтән юл куелмаячак, дигән вәгъдә бирде.
Өченче очрактагы ана булган кешенең эчүче компаниядә спиртлы
эчемлекләр эчү максаты белән үз әнисенә озак вакытка кечкенә
нарасыйларын калдыруы беренче тапкыр гына түгел. Әлеге гражданканың
мондый гамәле кабатлануы очрагында, комиссия ата-ана хокукыннан мәхрүм
итү процессын башлап җибәрәчәк.
Барлык өч очракта да комиссия кисәтү ясады.