Бу көннәрдә Хөррият авылы янында урнашкан “Дубравушка” балалар лагеренда Татарстан Республикасы рәссамнарының пленеры уза.
Татарстан Республикасыннан тыш, Башкортстаннан, Чуашстаннан, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән рәссамнар Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендә кояш беренчеләрдән булып күтәрелә торган Ютазы районының гүзәл табигатен полотнога төшерә. Алар арасында Хөррият авылы матурлыгы белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашып, гашыйк булган кешеләр булса, арада җиденче тапкыр килгән рәсем сәнгате осталары да бар. Чөнки Ютазы җирендә ТР рәссамнары пленеры быел җиденче тапкыр уза.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/tatarstan-respublikasy-rssamnary-khrriyat-avylyny-matur-tabigaten-tsher
Фото: http://yutazy.ru/photo/khudozhniki-respubliki-tatarstan-risuyut-zhivopisnuyu-prirodu-derevni-khurriyat