2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасын дәвам итә.
20 октябрьдә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләренең дә Татарстан «Skype» программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге туачак.
Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк була.