2020 елның 17 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 16 октябре, җомга

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 17 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә.

2020 елның 17 октябренә 2020 елның 16 октябре 18 сәгатеннән 17 октябре 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән төньяк районнарда юеш кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +1..+6˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International