Матур көз көнендә Зәрия Әхмәдулла кызы һәм Салават Мөслим улы интернат-йортта яшәүче якташларын игътибардан читтә калдырмадылар

2020 елның 16 октябре, җомга

«Өлкәннәр көне” декадасы кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны котларга Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Рәшитова З. Ә. һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхәммәтов С. М. килделәр.

Бу матур көз көннәрендә Зәрия Әхмәдулла кызы һәм Салават Мөслим улы интернат-йортта яшәүче якташларын игътибардан читтә калдырмадылар. Кунаклар аларга бүләкләр һәм татлы ризыклар алып килде. 

Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Үзара сәламәтлек, уңышлар теләшеп һәм киләсе елда очрашырга язсын дигән теләкләр белдереп, истәлеккә фотога төштеләр.

Чыганагы: https:/ / vk.com/bavly_vk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International