2020 елның 19 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 18 октябре, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 19 октябрендә төнлә һәм иртән

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән

көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән бераз яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны

белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +5..+8˚. Һаваның максималь

температурасы көндез +9..+13˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International