19 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар өчен искиткеч язучы Лия Гераскинаның «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» (“В стране невыученных уроков”) дигән трилогиясе буенча танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханә хезмәткәре Крючина Елена Сергеевна балаларны Лилия Гераскинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Викторинада катнашучылар Виталий Перестукин һәм аның дуслары белән бергә белем иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, рус теленең кайбер кагыйдәләрен искә төшерделәр, математика буенча берничә кызыклы мәсьәлә чиштеләр, география, әйләнә-тирә дөнья, тарих, мифология һәм әдәбият дөньясына чумдылар. Чара барышында балалар ялкаулыкның, игътибарсызлыкның һәм наданлыкның кешегә яхшы һәм күп укырга, дөрес итеп һәм үз вакытында дәресләр хәзерләргә, китаплар белән сакчыл эш итәргә комачаулаган зур күңелсезлекләр китерергә мөмкин икәнлеген аңладылар.