Утырышны комиссия рәисе Лукин Николай Валерьевич – 9 нчы санлы Яссытугай сайлау округы депутаты үткәрде.
Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды:
1 «Ютазы муниципаль районы Советының 2012 елның 21 декабрендәге "Ютазы муниципаль районының территориаль планлаштыру схемалары турында" 63 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында"(докладчы - территориаль планлаштыру бүлеге белгече Стешин Илья Сергеевич);
2 «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча иҗтимагый совет турында Нигезләмәне раслау хакында» (докладчы - Ютазы муниципаль районы аппараты җитәкчесе Майорова Наталья Валерьяновна);
3 "Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен 2020 елның 23 сентябрендәге 8 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» (докладчы - Ютазы муниципаль районы аппараты җитәкчесе Майорова Наталья Валерьян кызы).
Комиссия карары белән барлык мәсьәләләр дә район Советы сессиясенә чыгарылды.