РОССИЯ САННАРДА: ИЛ ҺӘМ СТАТИСТИКА НИЧЕК ҮЗГӘРӘ

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

"Без аларга ышана алган мәгълүматлар ярдәмендә дөньяны берләштерик" - биш елга бер тапкыр билгеләп үтелә торган өченче Бөтендөнья статистика көне девизы. Россиялеләр нинди мәгълүматларга ышана ала? Соңгы елларда ил ничек үзгәрде? Ни өчен нәкъ менә халык санын алу Росстатның яңа вакыт чакыруларына әзерлеген тикшерәчәк? Бу хакта статистика көнендә – 20 октябрьдә сөйлибез.

"Без һәрвакыт төгәл, оператив һәм гадел булырга тиеш. Рәсми статистиканың төп роле - мәгълүматларның эталонлы сыйфатын тәэмин итү. Бүген статистика - ил һәм җәмгыятьнең ничек үсүен күрсәтә торган барометр, проблемаларны ачыкларга һәм үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта дөнья үзгәрә, һәм безнең алда яңа чакырулар: башка тизлек, башка мәгълүмат чыганаклары, яңа күрсәткечләр тора. Бөтен дөньяның статистик хезмәтләре хәзер актив үсә: уңайлы сервислар тәкъдим итәләр, яңа технологияләр кертәләр, оперативрак һәм аналитик булырга омтылалар» - дип белдерә Росстат җитәкчесе Павел Малков.

Соңгы унъеллыкта Россия технологик яктан җитди үзгәрде - цифрлаштыру тормышның барлык өлкәләрен тутыра башлады. Әле 2010 елда ук халыкның 60% ы Интернеттан файдаланган, 15% тан да кимрәге — онлайн товарларга һәм хезмәт күрсәтүләренә заказ биргән һәм 10% тан кимрәге электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алган. Хәзер инде илнең 10 гражданының 8е интернеттан көндәлек тормышта актив файдалана, һәр өченчесе онлайн-кибет һәм маркетплейсларда тауарларга заказ бирә, ә һәр икенчесе дәүләт хезмәтләрен алу өчен цифрлы сервислардан файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International