2020 елның 17 октябрендә рус телендә «Тоталь диктант» Халыкара белем бирү акциясе узды

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Акция кысаларында барлык теләүчеләр дә алдан билгеләнгән мәйданчыкларда рус теле буенча диктант яза алдылар. Акциянең төп максаты - яшьләрне һәм тулаем халыкны рус телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру сорауларына җәлеп итү. Акциянең девизы: дөрес язу - модада!

2020 ел үз төзәтмәләрен һәм яңалыкларын кертте. "Тоталь диктант" акциясе дә искәрмә булмады һәм бераз үзгәрешләр кичерде. Беренче тапкыр ул яз көне түгел, ә көзен үтте.

17 октябрьдә 14: 00 сәгатьтә бөтен дөнья диктант язды, аның тексты уйлап табучы һәм галим, илебез космонавтикасына нигез салучы Константин Циолковскийга багышланды.

Татарстанда диктант тулысынча очно узды. Бөтен республика буенча барлык санитар нормаларны һәм социаль дистанцияне үтәп, 300 дән артык мәйданчык оештырылды.

Ютазы районы да акциядә актив катнашты. Белем бирү оешмаларының 13 мәйданчыгында 300гә якын катнашучы диктант язды. Текстны рус теле һәм әдәбияты укытучылары укыды.

Һәм исеңдә тот, грамоталы язу - модада!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International