“Дубравушка” балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы рәссамнары пленэры узды

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Хөррият авылы янында урнашкан «Дубравушка» балалар сэламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы рәссамнары пленэры узды. Татарстаннан тыш, безгә Башкортстан, Чуашстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән рәссамнар да килде.

Алар арасында беренче тапкыр килгән һәм матурлыкка гашыйк булган рәсем осталары да, безнең якларда инде беренче тапкыр гына булмаган рәссамнар да бар - Ютазы җирендә быел ТР рәссамнары пленэры җиденче тапкыр уза.

Ашханә бинасында рәссамнар тарафыннан күргәзмә оештырылды, анда һәр кунак үз эшләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International