Барысы да - сыйфатны бәйсез бәяләү турында

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Сыйфатны бәйсез бәяләүнең максаты - халык өчен социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм һәркем өчен ачык булуын арттыру, социаль учреждениеләр эше сыйфаты турында кулланучыларның мәгълүматлылыгын яхшырту, оешмаларның кулланучыларның сыйфат һәм канәгатьлеген күтәрү буенча чараларны кабул итүгә кызыксындыру, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын көйләүдә кызыксынган җаваплы кулланучыны тәрбияләү.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү системасы субъектлары булып дәүләти һәм җирле органнар, вәкаләтле органнар, бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый совет һәм оешма-операторлар тора. Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлегенә юл куймау өчен төзелә. Иҗтимагый совет составы иҗтимагый оешмалар вәкилләре арасыннан төзелә. Иҗтимагый советлар составына Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары вәкилләрен кертергә тәкъдим ителә. Иҗтимагый совет әгъзалары саны биш кешедән дә ким була алмый.

Башкарма хакимият органнары, министрлыклар, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары:

- социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча иҗтимагый советлар формалаштыралар, алар турында нигезләмәне раслыйлар, иҗтимагый советлар эшен матди-техник яктан тәэмин итәләр;

- конкурс нигезендә оператор оешмасын сайлап алалар һәм аның белән дәүләт яки муниципаль контракт төзиләр;

- кирәк булганда, операторга дәүләт һәм ведомство статистик хисапларына туры китереп формалаштырыла торган социаль хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлеге турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматны тапшыралар (әгәр ул оешманың рәсми сайтында урнаштырылмаган булса);

- бер ай эчендә социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәгълүматны карыйлар һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар эшләгәндә әлеге мәгълүматны исәпкә алалар;

- социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүматны www.bus.gov.ru сайтында һәм үз рәсми сайтларында урнаштыралар;

- Интернет челтәрендәге үз рәсми сайтларында хезмәт алучылар һәм башка гражданнар тарафыннан бу хезмәтләрне күрсәтүнең сыйфаты турында фикерләрен белдерү өчен техник мөмкинлекне тәэмин итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International