Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, көндез көчле җил секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 23 октябренә 22 октябрьнең 18 сәгатеннән 23 октябрьнең 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез.
Иртән, көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 16 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -2 .-5˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Иртән, көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.