Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Тоннель” рейды үткәрелде

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 елның 23 октябрендә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче километрында Ютазы полициясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган кагыйдә бозуларны ачыклау һәм булдырмау, эзләү базалары буенча эзләнүдәге затларны тикшерү.

Рейд барышында 87 автомашина тикшерелде, 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 4се куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, баланы балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртү, җәяүлеләр аркылы чыгу зонасында җәяүлеләрнең юл йөрү өлешен бозу, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән һәм үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү. Рейдка ЮХИДИ хезмәткәрләре, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары җәлеп ителде.

2020 елның 9 ае эчендә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлы участогында 1-3 чакрымда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.

Ютазы районы территориясендә эшләп килүче Кордон-М фотофиксациясе комплексы автоюлының 1 километрында урнаштырылган. Р52289-2004 ГОСТ таләпләре нигезендә «Фотовидеофиксация» 8.23 белдерү билгесе стационар автомат рәвештә теркәү чараларыннан файдаланганда гына билгеләнә. Күчмә чаралар белән эшләгәндә, юл билгеләре кую таләп ителми.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International