Бүген Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы бүлегендә техник тернәкләндерү чаралары күргәзмәсе үткәрелде. Алар - "сөйли торган" сәгатьләр, тонометрлар, термометрлар, үлчәүләр, сыеклык салуның, шикәр салу савытларының тавыш индикаторлары, пычак-дозатор, радиоэзләүле брелоклар, йомырка вату өчен кыскычлар һәм башкалар...
Күргәзмәне Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы идарәсе әгъзасы, Бөгелмә МБ рәисе Артем Пахарев һәм "сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге" ДБУ Бөгелмә бүлеге мөдире Рафис Вафин оештырды. Алар җыелучыларга теге яки бу җайланмадан ничек файдаланырга кирәклеген җентекләп сөйләделәр һәм күрсәттеләр.