23 октябрьдә - танылган итальян язучысы һәм журналист, популяр әкият «Чиполлино маҗаралары" авторы Джанни Родариның туган көне

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

23 октябрь - танылган итальян язучысы һәм журналист, «Чиполлино маҗаралары» популяр әкияте авторы Джанни Родариның туган көне. Аның әкиятләрен, шигырьләрен һәм хикәяләрен бөтен дөнья балалары үз итә, тормышны сөю, бетмәс-төкәнмәс фантазия һәм юмор өчен яраталар.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары өчен язучының биографиясе һәм иҗаты турында презентация үткәрделәр, шулай ук яшь китап укучыларга әкияти викторина тәкъдим ителде. Балалар бирелгән сорауларга бердәм җавап кайтардылар. Уку залында «Джанни Родари фантазияләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International