2020 елның 23 октябрендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель” рейды үткәрелде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

2020 елның 23 октябрендә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полициясебүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган кагыйдә бозуларны ачыклау һәм булдырмау, эзләү базалары буенча затларны тикшерү.

Рейд барышында 87 автомашина тикшерелде, 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 4се - куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, баланы балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртү, җәяүлеләр кичүе зонасында җәяүленең юл аркылы чыгу кагыйдәсен бозу, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән һәм үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү. Рейдка ЮХИДИ хезмәткәрләре, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары җәлеп ителде.

2020 елның 9 ае эчендә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлы участогында 1-3 км юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән. Ютазы районы территориясендә гамәлдә булган Кордон-М фотофиксациясе комплексы автоюлының 1 километрында урнаштырыла. Р52289-2004 ГОСТ таләпләре нигезендә «Фотовидеофиксация» 8.23 белдерү билгесе стационар автомат рәвештә теркәү чараларыннан файдаланганда гына билгеләнә. Күчмә чаралар (өчаяклар) белән эшләгәндә, юл билгеләре кую таләп ителми.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International